Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында төймә терапиясе буенча дәресләр үткәрелә

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль эш буенча белгеч Бочкарева Ольга социаль хезмәт алучылар белән төймә терапиясе буенча шәхси дәресләр үткәрде.

Төймә терапиясен куллану гади. Төймә белән киселеп яки яраланып булмый. Төрле формадагы, төстәге, зурлыктагы төймәләр белән шөгыльләнгәндә социаль хезмәт алучылар вак моториканы, кул чугларының хәрәкәт активлыгын үстерәләр. Вак моторика буенча дәресләр күзәтүчәнлекне, логика һәм образлы фикерләүне үстерүгә, игътибар концентрациясен арттыруга ярдәм итә. Интернат-йорт карамагындагыларда төймәләрне җыю зур кызыксыну уята. Мондый чаралар әңгәмәләр белән үрелеп бара.

Дәрес «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектының озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү һәм тормышка ашыру кысаларында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International