25 августта Арчаның «Өмет башлангычы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Балалар юл кагыйдәләрен белергә тиеш!» исемле чара узды. Чараның максаты – балаларда юлда үз-үзеңне тотуның тотрыклы күнекмәләрен формалаштыру.
Балалар янына кунакка Светофор Светофор улы һәм Шапокляк килде, алар балаларга юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерергә ярдәм итте. Балалар уен формасында юл хәрәкәте кагыйдәләре, юл билгеләре турында белемнәрен ныгыттылар, җәяүлеләр, пассажирлар, машина йөртүчеләр ролендә булдылар. Чара ахырында Арча муниципаль районының ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләре турында китаплар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Чараны оештыручылар Галиева Ләйсән, Мөхәммәтшина Гүзәлия һәм Салихҗанова Гөлнараның сүзләренә караганда, мондый чараларда балалар юл кагыйдәләрен бозуның куркыныч нәтиҗәләрен аңлыйлар. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү балалар тормышының аерылгысыз өлеше булуы бик мөһим.