26нчы августта Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Лилия Зарифуллина ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Zoom» ярдәмендә «Сугыш елларында Татарстан» дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрде. Әлеге чарада гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә торучы гаиләләр арасыннан 12 балигъ булмаган социаль хезмәт алучы бала катнашкан.
Чараның максаты республиканың данлы үткәненә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү, җаваплылык, милли горурлык һәм патриотизм хисен формалаштыру иде.
Үткәрелгән чара барышында катнашучыларга Татарстанның күпмилләтле халкының фашистлар Германиясен Җиңүгә керткән өлеше турында презентация күрсәтелде. Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында фронтка хәрби техника һәм җиңел сәнәгать җитештерү белән ярдәм итте. 200 меңнән артык татарстанлы орден һәм медальләр белән бүләкләнде.
Чарада катнашучылар фашизмны җиңгән халык батырлыгының бөеклегенә хөрмәт кичерүләрен таныдылар.