«Ветеран белән якшәмбе көн» социаль проекты кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннарына хөрмәт, өлкән буын кешеләренә игътибарлы караш йөзеннән Югары Осланның «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре ветеран Федена Анастасия Николаевнада булып кайтканнар.
Хезмәткәрләр Анастасия Николаевна өчен Зөя утрау-шәһәре буйлап виртуаль экскурсия уздырдылар. Виртуаль экскурсиянең максаты – төбәк һәм дөнья мәдәни мирасына җәлеп итү, танып-белү һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерү, хәтерне ныгыту, образлы фикерләүне үстерү, өлкән кешедә тарих, мәдәният һәм әйләнә-тирә дөньяга карата кызыксыну формалаштыру.
Анастасия Николаевна үткәрелгән экскурсиядән канәгать калды һәм комплекслы үзәк хезмәткәрләренең кайгыртучанлыгы өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.