Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Крутякова Елена һәм психолог Артеполихина Галина Кече Бөгелмә авыл җирлегендә «Куркынычсызлык кагыйдәләре» дигән социаль-профилактик акция уздырганнар.
Балалар һәм яшүсмерләр белән аралашу вакытында белгечләр аларга өйдә, урамда, урманда һәм интернет челтәрендә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искәрттеләр.
Шулай ук балигъ булмаган социаль хезмәтләрдән кулланучыларга баланың хокуклары гына түгел, ә бурычлары да булуын искәрттеләр, аларның берсе – мәҗбүри мәктәп белемен алу. Комплекслы үзәк хезмәткәрләре балалар белән мәктәпкә әзерлек буенча мотивацион эш башкардылар. Яшүсмерләргә «мәгариф» төшенчәсенең асылын аңлаттылар, хәзерге дөньяда белемле булу кирәклеге турында сөйләделәр. Дискуссия нәтиҗәләре буенча әңгәмәдә катнашучылар мәгариф – уңышка туры юл, дигән нәтиҗә ясадылар.
Чара ахырында балаларга «Куркынычсыз җәй», «Җәйге каникуллар вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре», «Синең куркынычсызлык» дигән буклетлар тапшырылды.