20 август көнне Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Ләйсән Насыйрова «Тормыш матур ул!» үз-үзеңне суицидаль тотуны кисәтү программасы кысаларында «Кем мин» дигән темага төркемле дәрес үткәрде.
Практик дәрес кешенең эчке «мин»е турында күзаллауны формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Дәреснең төп бурычлары – яшүсмернең үзен шәхес буларак тану, үз мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен бәяләү.
Башта балалар «Супергеройларга да кайвакыт ярдәм кирәк» дигән видеоролик карадылар. Практик дәрес вакытында психолог команданы берләштерү өчен күнегүләр үткәрде. Балигъ булмага социаль хезмәтләр алучылар «Минем эчке дөньям» визуализацияләү буенча биремне үтәделәр. Үткәрелгән дәрес нәтиҗәләре буенча балалар үз-үзләрен бәяләделәр, үзләренең эчке дөньяларын өйрәнделәр һәм Балалар ышаныч телефоны номеры турында белделәр.
Чарада 13 балигъ булмаган социаль хезмәт алучы бала катнашты.