Аксубай муниципаль районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгыту буенча даими дәресләр үткәрелә. Яңа уку елы башланыр алдыннан бу аеруча актуаль.
Тәрбияләнүчеләр юлда һәм транспортта куркынычсыз тәртипкә өйрәтә торган дәресләр циклын уза. Дәресләр бик мавыктыргыч үтә. Приютта тәрбияләнүчеләр яңа материалны өйрәнәләр, үз тормышларыннан тарихлар белән уртаклашалар, күп бәхәсләшәләр, үзләренең иҗади талантларын күрсәтәләр, юл йөрү кагыйдәләре темасына эшләнмәләр ясыйлар.
Юлда куркынычсызлык – Һәр юл хәрәкәтендә катнашучының җаваплылыгы, шуңа күрә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча дәресләр приютның тәрбия тормышында мөһим роль уйный.