Ислам илләренең яшь пешекчеләренең халыкара турниры дәвам итә, ә аның белән бергә – «Балалар шефлар белән әзерли» мастер-классы да. Бүген Казан шәһәренең «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә һәм Дәрвишләр бистәсендәге балалар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр традицион татар камыр ризыгы – өчпочмакпешерделәр. Аларга шеф-поварлар һәм ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова булышты.
Халыкара гаиләләр көне һәм «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында Теләче муниципаль районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Гаиләдән кыйммәтрәк нәрсә булырга мөмкин?» дигән чара үткәрде. Чарада социаль хезмәтләр алучылар – МХОда катнашучыларның гаилә әгъзалары катнашты.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче әби балалар йортында тәрбияләнүчеләргә булыша. Хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне Минесавия Баһавиева балаларга татлы бүләкләр тапшырды.
Балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүгә юнәлдерелгән чаралар кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «ТР Инклюзив спорт үзәге» АКБО белән берлектә «Җиңү йолдызчыклары» спартакиадасы оештырылды. Чарада шәһәрнең балалар учреждениеләренә йөрүче мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашты.
ХVI халыкара икътисади «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» форумы кысаларында Үзбәкстан Республикасы гражданнарын Россия Федерациясе территориясендә вакытлыча хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен җәлеп итү турында мөһим документларга кул куелды.
Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә укулар дәвам итә. Чаралар «Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты буенча төзелгән озак вакытлы тәрбия системасы кысаларында уздырыла.
Казанның Яңа Савин районындагы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Эльвира Махматова һәм Идел буе районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире Ольга Пастухова «Иң яхшы остаз» конкурсында «Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау учреждениесенең иң яхшы остазы» номинациясендә җиңүчеләр булдылар.
Халыкара гаиләләр көнендә Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында иң хөрмәтле гаилә пары – Владимир һәм Федая Долгихлар өчен чәй эчү үткәрделәр. Алар инде 41 ел бергә. Шулай ук бу көнне 86 яшен тутырган Нина Майорованы туган көне белән котладылар.
15 май көнне Тукай районында «Шәфкать» комплекслы үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире һәм социаль эш буенча белгече булган эшче төркем Биклән һәм Мәләкәс авыл җирлекләренә барып, өлкәннәрне барлады.
Халыкара гаиләләр көнендә учреждениедә үзенчәлекле атмосфера хөкем сөрде: гаилә парлары өчен озак еллар бергә яшәү турындагы якты истәлекләрне саклап калу өчен фотосессия оештырылды.