Арчада «Арча читекләре» этнофестивале узды. Ул татар милли аяк киеме ясау һөнәренә багышланган.
«Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар әлеге бәйрәмдә кунакта булдылар. Чарада алар халык күңел ачуларын, һөнәрчеләрнең мастер-классларын, күргәзмә-ярминкәләрне, фольклор коллективларының концерт программасын, читекләр барлыкка килү тарихына бәйле музей күргәзмәләрен карадылар. Алар шулай ук тәмле чәй һәм ватрушкалардан авыз иттеләр.