28 апрельдә «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә чираттагы ачык гаилә/ата-аналар көне узды. Чараның кунаклары Татарстан Республикасының «Россия эше» кадрлар үзәгенең әйдәп баручы белгече Елена Архипова һәм Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлегенең баш белгече Татьяна Николаева булды.