Яр Чаллыда «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар тарих-туган якны өйрәнү музеенда булдылар.
Татарстан Республикасы көненә багышланган чарада музей экскурсоводы кунакларны интерактив лекция-презентация аша шәһәрнең һәм халыкның мәдәни мирасы белән таныштырды. Музей хезмәткәре тыл шәһәрчегенең Бөек Ватан сугышында Җиңүгә көченнән килгәнчә керткән өлешен телгә алды. Шәһәр тарихына тирәнрәк кереп, кызыклы фактлар ишетеп, яшьләр Яр Чаллы шәһәренең ил тарихына керткән өлеше өчен горурлык хисе тойдылар.