ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2025 ел
дүшәмбе

Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге мөдире Айгөл Мостафина социаль хезмәт алучылар өчен мөһим мәгълүмат сәгате үткәрде. Дәреснең темасы – «Пилотсыз очу аппараты һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга».

17 майда Халыкара балалар ышаныч телефоны көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Әлмәт муниципаль районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә чара үткәрелде.


16
май, 2025 ел
җомга

Югары Ослан районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре өйдә карауга мохтаҗ гражданнарны ачыклау буенча актив эш алып баралар. Инициатива «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды грантына ия булды.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин инициативасы белән Балтач районында балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чарасы кертелә. 2025 елның 1 гыйнварыннан һәр яңа туган бала өчен 25 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү каралган. Акчалар муниципаль бюджеттан бирелә.

ХVI халыкара икътисади «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» форумы кысаларында «Пенсия һәм социаль иминиятләштерү: законнарны камилләштерү» дигән эксперт сессиясе узды. Чара барышында халыкны социаль яклауны һәм тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен төп әһәмияткә ия булган актуаль мәсьәләләр каралды.

Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә гамәлгә ашырыла торган «Типография» инклюзив остаханәсе» программасы «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында үз эшен дәвам итә.

«Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектының социаль хезмәтләрнең сыйфатын һәм вакытында күрсәтелүен тикшереп тору буенча чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре карау буенча ярдәмчеләрнең эш сыйфатын тикшерүне дәвам итәләр.

Балтач районында «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны район үзәк хастаханәсенә илтү дәвам итә. Вакытында диспансерлаштыру узу сәламәтлек проблемаларын вакытында ачыкларга һәм дәвалауны башларга ярдәм итә. Бу эшнең нәтиҗәсе – өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү һәм аларның актив озак гомерлелеге өчен шартлар тудыру.

Карау мәктәбе – «Гаилә» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында гамәлгә кертелә торган озак вакытлы карау системасының социаль сервисларының берсе. Технология һәркемгә якыннарын һәм социаль хезмәтләр алучыларны дөрес карарга өйрәнергә, техник тернәкләндерү чараларын кулланырга, каты авырган кешеләрне карау буенча практик күнекмәләр алырга мөмкинлек бирә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International