15 майда без иң матур бәйрәмнәрнең берсен – Халыкара гаиләләр көнен билгеләп үтәбез. Гаилә, тугрылык, туганнарың турында кайгырту һәм якыннарыңа ярдәм итү – һәр кешенең тормышында төп кыйммәтләр. Гаиләдә буыннан-буынга мәдәни традицияләр тапшырыла, әхлакый һәм рухи кыйммәтләр формалаша.
Татарстан башкаласында ХVI халыкара икътисади «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» форумы уза. Форум кысаларында бүген Ислам илләренең яшь пешекчеләре халыкара турниры старт алды. Ул 16 майга кадәр дәвам итәчәк.
14 май көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Интернет-куркынычсызлык: шәхси мәгълүматларны яклау» дигән чара үткәрелде. Дәреснең максаты – цифрлы грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү һәм Интернеттан файдаланучыларның мәгълүмати иминлеген тәэмин итү.
«Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында оештырылган көндезге тору төркеме яшьләре белән психологик-педагогик хезмәт белгече «Минем теләгем буенча» метафорик ассоциатив карталар кулланып дәрес үткәрде. Катнашучылар, әкият геройлары төшерелгән матур рәсемнәрне кулларына алып, үзләре дә сизмәстән, әкияткә чумдылар, аның яшерен мәгънәләрен һәм көчле ресурсларын аңладылар.
15 майда Халыкара гаиләләр көне билгеләп үтелә. Кичә Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре ата-аналар һәм балигъ булмаганнар өчен чара оештырды.
Кичә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Алсу Вахитова Г. Тукай ис. Үзәк китапханә белән берлектә социаль хезмәтләр алучылар белән мәгълүмати сәгать үткәрде.
Ватанны саклаучылар елы кысаларында «Атлант» яшүсмерләр-яшьләр клубында «Җиңү юллары» дигән виртуаль экскурсия–очрашу булды, анда Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагылар катнашты.
14 майда 19:00 сәгатьтә «Э-моция» Иҗади инклюзив студиясе тамашачыларны «Үзгәрешләр китабы» спектакле – перформатив практикасында катнашырга чакыра. Идея авторы һәм режиссер – Неля Суркина. Премьера М. Сәлимҗанов ис. Актерлар йортында узачак. Күрсәтүдән соң тамашачылар белән фикер алышу булачак. Спектакль 14 яшьтән башлап тамашачылар өчен.
14 май көнне Бөгелмәдә «Медиа Знайки» медиаграмоталылык мәктәбе кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә «Ясалма интеллект» темасына «Цифр дәресе» үткәрелде.
14 майда «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы социаль хезмәт алучылар белән «Ничек көчләү корбаны булмаска?» чарасы уздырды.