2025 елда Татарстан Республикасында «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында 952 кеше укуын башлады.
Мондый мөмкинлектән 50 яшьтән өлкәнрәк гражданнар актив файдалана – 146 кеше. Шулай ук яңа һөнәр үзләштерүчеләр арасында махсус хәрби операциядә катнашучылар, эшсез татарстанлылар, декрет ялында булган һәм бала карау белән шөгыльләнүче гражданнар арасыннан 205 кеше бар.
Яңадан укыту өчен иң популяр юнәлешләр арасында IT, программалаштыру, сәламәтлек саклау өлкәсе өчен кадрлар әзерләү һ. б.
2025 елда барлыгы 5 089 татарстанлыны яңадан укыту планлаштырыла.