«Восхождение» үзәгендә тернәкләнүче МХО катнашучысы «Абилимпикс» чемпионатында көмеш медаль яулады

2025 елның 25 августы, дүшәмбе

Рүзәл Гыйниятуллин махсус хәрби операциядә ике аягын да югалта. Әмма ир-егет сынмый. Үҗәтлек һәм оптимизм тернәкләндерүдә аның тугры дуслары.

Казандагы «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре Рүзәл Гыйниятуллинны инвалидлар арасында «Абилимпикс» һөнәри осталык конкурсының төбәк этабында «Адаптив физкультура» компетенциясендә катнашу өчен әзерләгәннәр. Ярышлар нәтиҗәләре буенча ул «белгеч» категориясендә көмеш медаль яулады.

Рүзәл Гыйниятуллин үзенең үрнәге белән авыр яраланган башка сугышчыларны рухландырырга әзер. Ул – «Биләл» мәчете каршындагы «Батырлар терәге» ресурс үзәге волонтеры. Ир-егет спорт белән актив шөгыльләнә, йөгерә.

Спорттагы уңышлары арасында Рүзәл Гыйниятуллинның шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе призына МХО катнашучылары арасында нарды уены буенча чемпионатта алган икенче урыны да бар. Җиңү өчен ул Әстерханда узачак төбәк этабына юллама алды. Татарстанлы үз максатына – халыкара турнирда чемпионлыкка омтыла.

Исегезгә төшерәбез, Казанның «Восхождение» үзәге базасында махсус хәрби операциядә катнашучы инвалидлар өчен 40 урынлык стационар бүлек быел май аенда ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International