«Кызлар-скаутлар ассоциациясе» балалар төбәкара иҗтимагый оешмасы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге, Бөгелмәнең спорт һәм мәдәни-ял итү учреждениеләре белән берлектә «Курше Фест» конкурсында катнаша.
Шушы көннәрдә конкурсны оештыручылар сайлаган ишегалды мәйданчыгында икенче балалар фестивале узды. Ишегалларында яшәүчеләр халык уеннарында, спорт эстафеталарында, өстәл ярышларында, музыкаль-җыр интерактивында һәм иҗади мастер-классларда катнаштылар. Яшь укучылар өчен «Китап ишегалды» мәйданчыгы эшләде.
«Курше Фест» конкурсы республиканың шәһәр ишегалларында кызыклы вакыйгалар тудыруга юнәлдерелгән.