Татарстанда ирекле ярдәмчеләр белән үзара хезмәттәшлек өчен җаваплы кешеләр өчен республика семинары узды

2020 елның 23 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы районнарында волонтерлар һәм ирекле берләшмәләр белән хезмәттәшлек өчен җаваплыларга бәйле семинарда катнаштылар. Чараны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән «Татарстан Республикасы иреклеләренең мәгълүмати-ресурс үзәге» АКБО оештырды.

Семинарда республика районнары башкарма комитетлары җитәкчеләренең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлары, ирекле ярдәмчеләр (волонтерлар) һәм ирекле оешмалар белән үзара хезмәттәшлек өчен җаваплы яшьләр эшләре бүлеге җитәкчеләре, шулай ук министрлыкларның бүлек һәм идарә җитәкчеләре катнашты.

Ике көн дәвамында катнашучылар өчен профильле белем бирү сессияләре, укыту тренинглары оештырылды. Семинар программасы формаль булмаган белем бирү принципларында, төркем эш методларын кулланып төзелгән иде. Республикада иреклелек ягыннан ведомствоара хезмәттәшлек, халыкны ирекле эшчәнлеккә җәлеп итү, аны оештыру юнәлешләре һәм үзенчәлекләре буенча фикер алыштылар.

Семинарның төп чарасы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасында иреклеләр (волонтерлыкны) үстерү буенча ведомствоара совет рәисе Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов белән очрашу булды. Ләйлә Ринат кызы билгеләп үткәнчә, 2020 елда бөтен дөньяга таралган коронавирус пандемиясе ирекле эшчәнлекнең әһәмиятен үстерде. Министр киләчәккә планнар белән уртаклашты: «Безнең өчен һәр муниципалитетта ресурс иреклеләр үзәге барлыкка килүе бик мөһим. Волонтерлык мәсьәләләрен 24/7 режимында хәл итүче кеше булырга тиеш».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International