Хокук бозуларны профилактикалау – яшүсмерләр белән тәрбия эшенең төп юнәлешләренең берсе. Шушы эшчәнлек кысаларында Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече һәм өлкән инспектор, эчке хезмәт майоры Р. М. Хафизов яшүсмерләр белән очрашулар уздырды. Чаралар Алан һәм Олы Мәтәскә мәктәпләре базасында үтте.
Мондый чараларның төп максатлары: яшүсмерләр арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны кисәтү, белем бирү процессында катнашучыларның хокукый культурасын күтәрү, балаларны тәрбияләү, сәламәт, әхлакый буын формалаштыру белән шөгыльләнүче хезмәтләр белән хезмәттәшлекне ныгыту.
Белгечләр мондый очрашулар яшүсмерләрнең хокукый грамоталылыгын арттырырга ярдәм итә, балигъ булмаган балалар җинаять корбаны булырга мөмкин булган хәлләрне кисәтә, дип ышана.