Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы чакырылыш депутаты Николай Нефедов Зәй муниципаль районының социаль өлкә учреждениеләренә даими рәвештә ярдәм итә. Аның ярдәме белән «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт алучыларына ярдәм күрсәтү буенча берничә волонтерлык акциясе оештырылган инде.
Чираттагы волонтерлык акциясе 19 ноябрьдә узды, аның кысаларында депутат ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучылар өчен азык-төлек җыелмалары бүлеп бирде.
Николай Валерьевич үзе билгеләп үткәнчә, коронавирус пандемиясе чорында үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен өлешчә югалткан ялгыз өлкән яшьтәге гражданнар аеруча авыр хәлдә калган: «Аларның күбесе беренче чиратта кирәкле товарлар, азык-төлек һәм медикаментлар сатып алу белән кыенлыклар кичерә, шуңа күрә бу катлаулы чорда аларга ярдәм итү мөһим».
Социаль яклау бүлеге хәйриячегә социаль хезмәтләр алучыларга ярдәм күрсәткәне өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде.
