Бөгелмәдә «Балалар – безнең киләчәк» дигән акция уздырылды

2020 елның 23 ноябре, дүшәмбе

Ел саен 20 ноябрьдә Бөтендөнья балалар көне билгеләп үтелә. Шушы көн уңаеннан Бөгелмә районында «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Балалар – безнең киләчәк» дигән акция оештырды.

Чара кысаларында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре «Синең хокукларың һәм бурычларың» һәм «Бала хокуклары һәм бурычлары» дигән буклетлар эшләгәннәр. Мәгълүмати материаллар шәһәр урамнарында таратылды. Буклетлар тапшырганда бөгелмәлеләргә балигъ булмаганнарның хокукларын һәм бурычларын аңлаттылар. Ата-аналар белән актив аралашу барышында баланың шәхесен төрле яклап һәм гармонияле үстерү турында мәгълүмат белән уртаклаштылар, балаларга гаилә мохитендә, бәхет, мәхәббәт һәм үзара аңлашу атмосферасында үсәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International