Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү максатыннан һәм Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында Питрәч районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре риск төркемендәге яшүсмерләр өчен чара оештырдылар.
«Синең хокукың» дигән дәрес «Батыр» кинотеатры базасында узды. Үсмерләрнең хокуклары һәм бурычлары белән балаларны юрисконсульт Валерий Медведев һәм район башкарма комитетының балигъ булмаганнар арасында гаилә иминлеге һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча әйдәп баручы белгече Мария Махотина таныштырдылар. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм тулы җаваплар алдылар.
Соңыннан яшүсмерләргә «Балигъ булмаганнарның хокуклары һәм бурычлары» дигән буклетлар тапшырылды, ә кинотеатр хезмәткәрләре хокук бозуларны профилактикалау буенча «Вакытлы кыенлыклар» дигән фильм күрсәтте.
Әлеге чарада барлыгы 13 яшүсмер катнашты. Очрашу барлык санитар-эпидемиологик чараларны үтәү белән узды.