Хәйрия акциясе кысаларында Тукай интернат-йортында яшәүчеләр татлы бүләкләр алдылар

2020 елның 11 декабре, җомга

8 нче декабрь көнне Тукай районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында инвалидлар декадасы кысаларында хәйрия акциясе узды. Волонтерлар берләшмәсе рәисе А. У. Хаҗиевның иганәчелек ярдәме белән инвалид кешеләргә чәйгә татлы бүләкләр тапшырдылар.

Акциядә шулай ук район социаль яклау бүлеге мөдире Э. Н. Ахунова һәм «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы А. М. Сәйфуллина катнашты. Чараны оештыручылар әйтүенчә, бу кешеләрнең елмаюы аларның ялгыз түгеллеген исбатлый.

Бүләкләр физик һәм менталь инвалидлыгы булган 50 кешегә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International