«Изгелек» үзәгендә инвалидлар декадасы шашка турниры белән тәмамланды

2020 елның 11 декабре, җомга

Инвалидлар декадасы ахырында Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә шашка турниры үткәрелде. Әлеге чараны көндезге бүлек социаль хезмәт алучылары өчен хезмәт буенча инструктор Сафия Ганиева оештырды.

Турнир башында катнашучылар шашкаларның бүгенге көндә дә популярлыгын югалтмаган иң борынгы уеннарның берсе булуы турында сөйләштеләр. Аннары спорт-интеллектуаль ярышы узды.

Турнирда алты кеше катнашты. Аларның һәммәсенә дә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International