РФ субъектларының «гериатрия» профиле буенча медицина ярдәме күрсәтүне оештыруны үстерү буенча эшчәнлеген координацияләү федераль үзәге җитәкчесе урынбасары Светлана Свищева, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау ярдәме бүлеге башлыгы Резидә Шаһвәлиева Балык Бистәсе үзәк район хастаханәсендәге гериатрия кабинетына булдылар.
Делегация әгъзалары сәламәтлек саклау һәм социаль яклау системасының өлкән буын кешеләренә ярдәм күрсәтү буенча уртак эше, шулай ук өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертүнең барышы белән таныштылар.
Сырхауханәдә булганнан соң С. П. Свищева видео-конференц-элемтә режимында шәхси медицина оешмалары җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Татарстанда шәхси медицина оешмаларын 65 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк затларга медик-социаль хезмәтләр күрсәтүгә җәлеп итү буенча сынау проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
Чаралар Гериатрия буенча федераль фәнни-медицина тикшеренү үзәге һәм РФ субъектларының «гериатрия» профиле буенча медицина ярдәме күрсәтүне оештыруны үстерү буенча эшчәнлеген координацияләү федераль үзәге тарафыннан аудит кысаларында уздырылды.