«Ышаныч» үзәгендә С. Маршак әкиятенә нигезләнгән видеоспектакльнең премьерасы булды

2020 елның 11 декабре, җомга

Бу елның сентябрь аеннан Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә «Чикләрсез дөнья» театраль студиясе» дигән социаль проект тормышка ашырыла. Проект – «Татнефть» Хәйрия фондының грантын отучы.

Иҗат коллективы составына сигез гаиләдән балалар һәм ата-аналар керә. Проект кысаларында максатчан төркемдә катнашучылар театр сәнгате нигезләре белән танышалар. Психолог Ирина Кузьмина сүзләренә караганда, театраль студиядә дәресләрдә балалар төп социаль компетенцияләр ала: үзләренең тән мөмкинлекләрен өйрәнә, аларның кабул итү, рефлексив үз-үзеңне тоту формалары, вербаль и вербаль булмаган аралашу системалары, активлык һәм үз-үзләренә ышаныч хисе, бер-берсе белән хезмәттәшлек итә белү һәм төрле коммуникатив ситуацияләрдә ориентлаша белүләре үсеш ала.

Театраль постановкалар – студия коллективының мөһим эш нәтиҗәсе. Белгечләр репертуарны җентекләп сайлап алалар, шул ук вакытта әсәрнең катлаулылыгы, образлары, һәр баланың шәхси мөмкинлекләре исәпкә алына.

Психолог Ирина Кузьмина һәм социаль эш буенча белгечләр Татьяна Васильева, Виолетта Побиванец җитәкчелегендә яшь артистлар С. Я. Маршакның «Карчык, ишекне яп!» әсәре мотивлары буенча видеоәкият постановкасында үзләренең беренче рольләрен уйнадылар. Техник яктан эшне социаль эш буенча белгеч Иван Калинин башкарды.

Премьера инвалидлар декадасы кысаларында булды. Яшь артистлар, үзләрен телевизор экранында персонажлар ролендә күреп, гаҗәпләнделәр һәм бер-берсе белән бик озак хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International