Биектау районыннан тыл хезмәтчәне 90 яшен билгеләп үтә

2020 елның 11 декабре, җомга

Бүген Биектау муниципаль районы Олы Рәс авылында яшәүче Фәүзия Шакирҗан кызы Шакирова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Район башлыгы Р. Г. Кәлимуллин, авыл җирлеге башлыгы Р. С. Низамиев һәм район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Г. Р. Минаева тыл хезмәтчәне, социаль хезмәт алучыны туган көне белән котладылар. Әбигә нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

Фәүзия Шакирҗан кызы 2015 елдан бирле социаль-көнкүреш хезмәтләр ала. Бүген аның турында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәре Тәскирә Зиннәтуллина кайгырта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International