«Чишмә» үзәге белгечләре караучыларның эшен даими тикшереп торалар

2020 елның 11 декабре, җомга

Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру кысаларында Татарстан Республикасында «Караучы» («Сиделка») стационар алыштыручы технологиясе уңышлы тормышка ашырыла.

Әйтик, Теләче муниципаль районында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре караучыларга килешү төзүдә, отчетлар әзерләүдә һәм тапшыруда ярдәм итәләр. Ай саен гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре әлеге хезмәт алучыларга барып, караучыларның эшен тикшерәләр. Чара нәтиҗәләре буенча тикшерү акты төзелә, аңа ике як та кул куя.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International