Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре физкультура-сәламәтләндерү дәресләре уздыралар. Алар өлкәннәрнең сәламәтлеген ныгытуга, активлыгын саклауга һәм гомер озынлыгын арттыруга юнәлдерелгән.
Өлкәннәрнең физик активлыгын саклау өчен, һәр иртәне социаль хезмәткәрләр үз карамагындагылар белән дәвалау-профилактика зарядкасыннан башлыйлар. Социаль хезмәт алучылар арасында скандинавия йөреше аеруча популяр. Өлкән яшьтәге кешеләр саф һавада йөриләр, шул рәвешле физик активлык белән шөгыльләнәләр.