Узган елның декабрендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов «Балаларда көч» тернәкләндерү үзәгендә булды.
Үзәктә «Мобиль ярдәм» проекты тормышка ашырыла, ул социаль тернәкләндерү белгечләренең инвалид балалары булган гаиләләргә, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә комплекслы диагностик һәм консультатив ярдәм күрсәтү өчен республиканың муниципаль районнарына баруларын күздә тота. Чаралар 0 яшьтән алып 4 яшькә кадәрге балаларның инвалидизациясен профилактикалау кысаларында үткәрелә.
Проектны уңышлы һәм нәтиҗәле гамәлгә ашыру өчен, президент үзәккә тугыз урынлы Ford микроавтобусы бүләк итте.
Күчмә бригаданың быел беренче чыгуы 30 гыйнварда Яңа Чишмә муниципаль районына булачак. Мобиль бригада составына табиб-невролог, баш мие электроэнцефалограммасын үткәрү өчен функциональ диагностика табибы, табиб-психиатр, табиб-эпилептолог, клиник психолог, логопед-дефектолог керә. Чараларның нәтиҗәсе булып өй шартларында бала һәм гаилә әгъзаларының индивидуаль тернәкләнү программаларын үз эченә алган гаиләне озата бару программасын эшләү һәм тормышка ашыру тора.
2021 елда республиканың 9 муниципаль районында 594 консультатив-диагностик кабул итү оештырылыр дип планлаштырыла.