Казанның социаль хезмәт күрсәтү үзәге мөмкинлекләре чикле балаларның социаль адаптациясенә ярдәм итә

2021 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

«Умка» мөмкинлекләре чикле балалар өчен клуб программасы кысаларында Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Мәскәү районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Дус булыйк!» дигән төркемле дәрес үткәрде. Аның максаты – мөмкинлекләре чикле балаларның социаль адаптациясенә, иҗади мөмкинлекләрен тормышка ашыруына ярдәм итү.

Дәреснең нигезен уртак эшчәнлектә позитив кәеф булдыруга ярдәм иткән арт-терапия күнегүләре һәм һәр катнашучының мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен исәпкә алган күнегүләр тәшкил итте. Балалар мавыгып сурәтләр арасыннан артыкларын эзләделәр, аерымлыклар таптылар, ишетү игътибарлыгы, фонематик ишетүне үстерүгә, киңлектә координацияләүгә юнәлдерелгән «Кояшкай» уенын уйнадылар.

Дәреснең иҗади өлешендә балалар аппликация техникасы буенча «Минем дустым – пингвин баласы» мастер-классында катнаштылар: социаль педагог җитәкчелегендә кызыклы диңгез кошы рәсеме төшерелгән китаплар өчен кыстыргычлар әзерләделәр.

Белгечләр сүзләренә караганда, мондый коррекцион үсеш алу дәресләре мөмкинлекләре чикле балаларга белем бирү мохитендә адаптациягә һәм социальләшүгә комачаулаулый торган кичерешләрне җиңәргә ярдәм итә һәм аларның интеллектуаль эшчәнлеген оптимальләштерергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International