«Астра» тернәкләндерү үзәгендә рус халкы бәйрәмнәре турында мәгълүмат дәресе узды

2021 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

19 нчы гыйнвар көнне Алабуга муниципаль районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Чукындыру киче» дигән танып-белү дәресе үткәрелде. Чараның максаты үсеп килүче буынны рус халкының гореф-гадәтләре белән таныштыру иде.

Бәйрәм көнендә тәрбиячеләр балаларга Чукындыру бәйрәме тарихы турында сөйләделәр, видеоматериал һәм презентация күрсәттеләр, катнашучылар сынамышлар һәм гореф-гадәтләр турында бик күп яңа әйберләр белделәр.

Дәрес ахырында тәрбиячеләр балалар һәм ата-аналар белән бергә кәгазьдән күгәрчен ясадылар, ул әлеге бәйрәм белән бәйле символ булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International