Алабуга интернат-йортында яшәүчеләрнең җәнлеге муниципаль конкурсның йолдызы булды

2021 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр «Минем җәнлегем – йолдыз» муниципаль интернет-конкурсында катнаштылар. Бәйгенең төп герое ташбака Яшма булды.

Интернат-йортта ике зур аквариумлы тере почмак бар, аларның берсендә төрле балыклар, ә икенчесендә кызыл колаклы ташбакалар яши. Аларны Андрей Борисович Чардымский карый: ашата, су чисталыгын һәм температурасын күзәтә.

Өлкәннәр аквариум янында утырырга һәм җәнлекләр тормышын күзәтергә ярата. Күбесе иртән аквариум яныннан үтеп, ташбакалар белән исәнләшәләр. Ташбака 40 метр ераклыкта хәрәкәтне яхшы сизә, шуңа күрә алар янына кемдер килеп җиткәч, башларын күтәрә һәм күзәтә.

Декоратив балыклар һәм су дөньясының башка яшәүчеләрен күзәтү стресс факторларын киметә, буыннарның киеренкелеген бетерә, өлкәннәрнең кәкефенә уңай йогынты ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International