Минзәлә интернат-йортында Covid-19 каршы вакцинацияләү башланды

2021 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

18 гыйнвар көнне Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучыларны яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияләү башланды.

Учреждениенең медицина хезмәткәрләре актив профилактик эш алып баралар, яшәүчеләргә куркыныч инфекциягә каршы вакцинацияләү кирәклеген аңлаталар. «Яңа коронавирус йогышын профилактикалау» темасына әңгәмәләр һәм лекцияләр, кулларны юу техникасына һәм шәхси гигиена кагыйдәләренә өйрәтү – бу һәм башка чаралар интернат-йортта даими үткәрелә.

Стационар учреждение хезмәткәрләре сүзләренә караганда, бүген социаль хезмәт алучыларның сәламәтлеген саклау бик мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International