«Изгелек» үзәгенең көндезге бүлекчәсенә йөрүчеләр көн режимы төзеделәр

2021 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә көндезге бүлек мәдәни оештыручысы Людмила Пинчук «Көн режимы» дигән темага түгәрәк өстәл үткәрде. Чарада җиде социаль хезмәт алучы катнашты.

Дәреснең максатлары: тернәкләнүчеләрне, үз көн режимына таянып, вакытларын планлаштырырга өйрәтү, гигиена нормалары һәм үз-үзеңне тоту культурасы турында белемнәрне ныгыту.

Чара башында белгеч түгәрәк өстәл темасын игълан итте һәм «Көн режимы» шигырен укыды. Социаль хезмәтләр алучылар әсәрне тыңлаганнан соң нинди ассоциацияләр барлыкка килүе турында сөйләделәр. Аннан соң түгәрәк өстәлдә катнашучылар «режим» сүзенең мәгънәсе турында белделәр, көн режимын ни өчен үтәргә кирәклеген ачыкладылар, аның элементларының дөрес тәртибен торгыздылар.

Чара ахырына социаль хезмәт алучылар шәхсән үзләре өчен көн тәртибе төзеделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International