Социаль хезмәткәрләр ярдәмгә ашыга

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

Көн җылыту һәм түбәләрдән кар төшү сәбәпле, шәхси секторда яшәүче күп кенә социаль хезмәт алучылар кар тоткынында калды. Биектау районында аларга ярдәмгә «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре килде. Алар йорт янындагы сукмакларны, ишегалды корылмаларына үтү юлларын кар өемнәреннән һәм боздан чистарттылар.

Социаль хезмәт алучылар эш нәтиҗәләреннән канәгать калдылар һәм социаль хезмәткәрләргә кайгыртучанлык һәм игътибар өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International