Социаль эш буенча белгеч Р. З. Вагыйзова һәм тәрбияче Ф. Ш. Закирова җитәкчелегендә Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт карамагындагылар рәсем ясау буенча мастер-класста катнаштылар. Онлайн-чараны «Старость в радость» Хәйрия фонды оештырды.
Мастер-класс барышында социаль хезмәт алучылар уң як ярымшары рәсем ясау методы белән таныштылар. Бу сәнгатьчә күзаллау нигезләренә һәм кабул итү формаларына тиз укыту методы. Уң як ярымшары рәсем ясавы инсульт кичергән кешеләр өчен яңадан торгызу процедурасы сыйфатында кулланыла.
Мавыктыргыч иҗади дәрес интернат-йортта яшәүчеләргә иҗади сәләтне, фантазияне, бармакларның вак моторикасын үстерергә мөмкинлек бирде.