Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә стресска каршы тору, яшүсмерләрнең психик сәламәтлеген саклау һәм ныгыту буенча «Үзеңне тыңла һәм дөньяны танып белерсең» дигән программа тормышка ашырыла. Әлеге программа кысаларында 26 гыйнварда учреждение психологы Светлана Соловьева тренинг үткәрде. Ул яшүсмерләргә үз-үзләренә ышаныч табуда, үз максатларына ирешү өчен көч һәм игътибар туплауда ярдәм итүгә юнәлдерелгән иде.
Тренинг барышында ышанычлы кешенең нинди булуын һәм бу сыйфатны үзеңдә ничек тәрбияләргә кирәклеген ачыкладылар. Балалар тормышта катлаулы хәлләргә юлыккан, ләкин ышанычсызлыкны җиңә алган, үткәндәге үпкәләрен артта калдырган һәм нәкъ менә шуңа күрә максатларына ирешә алган танылган кешеләрне искә төшерделәр.
Әңгәмәдән соң катнашучыларга төрле күнегүләр тәкъдим ителде. Аларны үтәп, яшүсмерләр ышанычлы кеше күнекмәләрен үстерделәр.
Дәрес яшүсмерләр арасында суицидаль куркынычны ачыклау буенча психологик диагностика белән тәмамланды.