«Өмет» социаль приюты балалары кошлар өчен җимлекләр әзерләделәр

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

Хезмәт тәрбиясе буенча «Хезмәт шатлык китерә» программасын тормышка ашыру кысаларында Мамадыш «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында хезмәт буенча инструктор А. Р. Галеев һәм өлкән төркем балалары кошлар өчен җимлекләр әзерләделәр.

Эшнең максаты – балаларны үз куллары белән җимлекләр ясарга өйрәтү, кошларга карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү. Тәрбияләнүчеләр әлеге эшләнмәне ясау техникасы белән таныштылар, сызым белән эшләргә, үлчәү приборлары ярдәмендә үлчәүләр ясарга өйрәнделәр. Эш барышында балалар агач кисү, детальләрне беркетү күнекмәләрен үстерделәр.

Тәрбияләнүчеләр кошларның уңыш өчен көрәштә кешегә зур файда китерүен белделәр, чөнки канатлы дуслар авыл хуҗалыгы җирләренең һәм урман хуҗалыгының корткычларын юк итүдә тугры иптәш булып торалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International