«Астра» тернәкләндерү үзәгендә мәгълүмати дәрес узды

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Кичә, 26 гыйнвар көнне, Алабуга районы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм ата-аналар өчен «Чолганыштагы Ленинград» дигән мәгълүмати дәрес үткәрелде.

Тәрбиячеләр чарада катнашучыларга Ленинград чолганышы турында сөйләделәр, «Чолганыш балалары» дигән презентация күрсәттеләр. Беркем дә күргәннәргә һәм ишеткәннәргә битараф калмады. Мәгълүмати сәгать ахырында балалар әти-әниләре белән бергә, чолганыштагы Ленинград корбаннарын искә алып, открыткалар ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International