Брайль әлифбасын танып белү программасы күрүчеләргә сукырларны аңларга ярдәм итәчәк

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

«Брайль әлифбасын тануның цифрлы чишелеше» проекты «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБОның World AI&Data Challenge халыкара конкурсында җиңүчеләр исемлегенә керде.

Ул Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте тарафыннан Брайль әлифбасын тану буенча куелган бурычлар максатыннан булдырылган һәм ике яклы текстны, рус, инглиз һәм математик телләрне танып белергә, танылган текстны сурәт өстенә яисә аерым чыгарырга мөмкинлек бирә.

Брайль әлифбасын тану өчен Angelina braille reader программасына керү ирекле (http://angelina-reader.ru), һәм ул күрү сәләте бозылган кешеләргә төрле өлкәләрдә хезмәт күрсәтүче гражданнар, профильле берләшмәләр, дәүләт һәм башка оешмалар тарафыннан кулланылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International