Минзәлә яшүсмерләре хокукый белемнәрен тирәнәйтте

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

Балигъ булмаганнарның хокукый грамоталылыгын, хокукый аңын һәм шәхси куркынычсызлыгын үстерү буенча «Үзебезне һәм дөньяны яклыйбыз» программасы кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү белгече Наталия Кудряшова балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар белән «Безгә законнарны ни өчен белергә кирәк?» дигән дәрес уздырды.

Әлеге дәреснең максатлары – балаларны кеше тормышын тәртиптә тота торган кагыйдәләр белән таныштыру, үз гамәлләре өчен җаваплылык хисе һәм законга карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.

Дәрес мини-лекция формасында узды. Яшүсмерләр белән «Сезнең җаваплылык хисе» дигән тест үткәрелде. Тест нәтиҗәләре буенча яшүсмерләрдә булган җаваплылык хисе турында фикер алыштылар. Очрашу ахырында балалар нәкъ менә хокукый белемнәр дөрес гамәлләр кылырга ярдәм итә дигән нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International