ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

2 февральдә, Россиянең хәрби дан көнендә, Чүпрәле муниципаль районының «Теплый дом» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында танып-белү дәресе үткәрделәр. Ул Бөек Ватан сугышының мөһим бәрелешләренең берсе – Сталинград астында немец-фашист гаскәрләренең тар-мар ителүенә багышланган иде.

Балигъ булмаганнар арасында суицидаль тотышны кисәтү буенча чаралар планын тормышка ашыру кысаларында Казан шәһәренең Идел буе районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы кече яшьтәге мәктәп балалары өчен төркемле дәрес үткәрде.


2
февраль, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова видеоконференция режимында алимент түләүләрен түләтү мәсьәләсе буенча гражданнарны кабул итте. Чарада шулай ук Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре дә катнашты.

Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары алдыннан 2021 елның 3-8 февралендә Казанда Махсус Олимпиаданың кышкы спорт төрләре буенча Бөтенроссия Спартакиадасы узачак. Ярышларда 600 гә якын спортчы катнашыр дип көтелә.

Кушымта ярдәмендә республика халкы социаль ярдәм күрсәтүнең 8 чарасы турында мәгълүмат ала ала инде.

Медиа киңлектә балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар планын тормышка ашыру кысаларында Казан шәһәренең Совет районы буенча гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары киберкуркынычсызлык буенча квест үткәрделәр. Уен реаль дөньяда үзара бәйләнеш һәм конструктив аралашу, Интернетта үз-үзеңне куркынычсыз тотыш күнекмәләрен формалаштыруга юнәлтелгән иде.

Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче Геннадий Григорьевич күрү буенча 1 төркем инвалид. Медик-социаль экспертиза нәтиҗәләре буенча тәкъдимнәрне үтәү кысаларында ул техник тернәкләндерү чарасы – үлчәү нәтиҗәләрен тавыш белән әйтә торган медицина тонометры алды.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында «Татарстан Республикасы халкына социаль ярдәм чараларын күрсәтүне автоматлаштыру турында» дигән темага брифинг узды. Спикерларның берсе ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова иде.

Татарстан Республикасында игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Татарстан язучылары һәм шагыйрьләре» дип исемләнгән чара узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International