Казанның Совет районында киберкуркынычсызлык буенча квест узды

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

Медиа киңлектә балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар планын тормышка ашыру кысаларында Казан шәһәренең Совет районы буенча гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары киберкуркынычсызлык буенча квест үткәрделәр. Уен реаль дөньяда үзара бәйләнеш һәм конструктив аралашу, Интернетта үз-үзеңне куркынычсыз тотыш күнекмәләрен формалаштыруга юнәлтелгән иде.

Әлеге чарада социаль хезмәт күрсәтүдә торучы һәм яшьтәшләре белән аралашуда кыенлыклары булган балигъ булмаган балалар катнашты. Пластилинография техникасын кулланып, балалар үз аватарын ясадылар һәм тәкъдим иттеләр, аннары «Интернет ни өчен куркыныч?» видеоролигы карадылар һәм фикер алыштылар.

Дәрес кысаларында катнашучылар белән киберкуркынычсызлык буенча онлайн-квест үткәрелде: белгечләр балаларга аңлаешлы һәм кызыклы формада виртуаль дөньяда нинди саклану һәм профилактика чараларын үтәргә кирәклеген аңлаттылар.

Дәрес аддиктив тотыш формаларының берсе – балигъ булмаганнар арасында компьютер уеннарына бәйлелекне профилактикалауга, шулай ук сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен популярлаштыруга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International