Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары алдыннан 2021 елның 3-8 февралендә Казанда Махсус Олимпиаданың кышкы спорт төрләре буенча Бөтенроссия Спартакиадасы узачак. Ярышларда 600 гә якын спортчы катнашыр дип көтелә.
Спартакиада 2022 елгы Уеннарга әзерлек кысаларында сынау чарасы һәм Россия җыелма командасын туплау өчен сайлап алу ярышы булачак.
Ярышлар түбәндәге спорт төрләре буенча узачак: кар чаналарында йөгерү, тау чаңгысы спорты, чаңгы ярышлары, сноуборд, фигуралы шуу һәм шорт-трек.
Уеннар үткәрү вакыты белән сайтта танышырга мөмкин: https://sokazan2022.com/invitationalgames/schedule_and_results/ru.