Татарстан Республикасында игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Татарстан язучылары һәм шагыйрьләре» дип исемләнгән чара узды.
Приют тәрбиячеләре балаларны танылган татар язучылары һәм шагыйрьләренең әсәрләре белән таныштырдылар, авторларның биографиясе һәм иҗат уңышлары белән бәйле кызыклы тарихи фактлар белән уртаклаштылар. Шулай ук балалар игътибарына М. Җәлил, Х. Туфан, Г. Тукай, И. Сәлахов, Ш. Рәкыйповның китаплары, шулай ук «Ялкын», «Мәйдан», «Казан утлары» популяр журналлары күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Чара кысаларында приютта тәрбияләнүчеләр квестта катнаштылар һәм уенның барлык этапларын уңышлы уздылар. Финалда «Факел» һәм «Бүреләр» командалары өстәл уеннары һәм татлы бүләкләрдән торган клад таптылар.