«Теплый дом» приютында тәрбияләнүчеләр ил елъязмасының героик битләре белән танышалар

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

2 февральдә, Россиянең хәрби дан көнендә, Чүпрәле муниципаль районының «Теплый дом» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында танып-белү дәресе үткәрделәр. Ул Бөек Ватан сугышының мөһим бәрелешләренең берсе – Сталинград астында немец-фашист гаскәрләренең тар-мар ителүенә багышланган иде.

Тәрбияләнүчеләр Сталинград сугышының 200 көн һәм төн дәвам итүен, төп биеклек – Мамай курганы турында белделәр, геройларның батырлыкларын искә алдылар. Өлкән сыйныф укучылары белән берлектә әзерләнгән компьютер презентациясе фашизмга каршы көрәштә совет халкының батырлыгын тагын да ачыграк күзалларга мөмкинлек бирде.

Чара балаларда ватанпәрвәрлек һәм үз илеңә карата горурлык хисе тәрбияләүгә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International