Эльмира Зарипова социаль өлкәдә хезмәт күрсәтүне автоматлаштыру турында брифингта катнашты

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетында «Татарстан Республикасы халкына социаль ярдәм чараларын күрсәтүне автоматлаштыру турында» дигән темага брифинг узды. Спикерларның берсе ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова иде.

«Мәгълүмати технологияләрне үстерү – республиканың инновацион һәм инвестицион үсеше механизмнарының берсе», – дип билгеләп үтте үз чыгышында ведомство башлыгы. Министр «Татарстан Республикасы халкының социаль регистры» ведомство мәгълүмати системасын гамәлгә ашыру һәм үстерү турында сөйләде.

Эльмира Зарипова сүзләренә караганда, Министрлык үз эшенә мәгълүмати технологияләрне актив кертә. 2020 ел нәтиҗәләре буенча социаль яклау органнарына бирелгән гаризаларның 87 % ы электрон рәвештә, гражданнарның шәхси катнашыннан башка тапшырылган.

Электрон хезмәтләр һәм сервисларны гамәлгә кертү чиратларны бетерергә һәм гражданнарны социаль өлкәдә цифрлы хезмәт күрсәтүгә җәлеп итәргә мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International