Эльмира Зарипова алимент түләүләре мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

Бүген Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова видеоконференция режимында алимент түләүләрен түләтү мәсьәләсе буенча гражданнарны кабул итте. Чарада шулай ук Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре дә катнашты.

2021 елның 29 гыйнварына башкарма производстволарның калдыгы 2 млрд 639 млн 386 мең сумлык 19 901 башкарма производство тәшкил иткән.

Суд приставлары-башкаручыларының күрелгән чаралары нәтиҗәсендә 29 млн 002 мең сум түләттерелгән.

Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре суд приставлары белән берлектә алимент түләүләре буенча бурычлары булган гражданнарны бергәләп тикшерәләр. Эшләмәүче гражданнарга очрашулар барышында вакансияләр яки мәшгульлек үзәгенә исәпкә басарга һәм мәшгульлек хезмәте күрсәтә торган хезмәтләрдән файдаланырга тәкъдим ителә.

Алимент түләүләре буенча бурычлары булган гражданнарны эшкә урнаштыруда ярдәм итү максатыннан, республиканың мәшгульлек хезмәтенә 349 кеше теркәлгән, аларның 108 эш белән тәэмин ителгән, 20 кеше һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем алуга җибәрелгән.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә учетта тору чорында башкарма битләр буенча тотып калынган акча күләме 4,7 млн сум тәшкил итте.

Исегезгә төшерәбез, ата-аналары алимент түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү өчен гражданнарны бердәм кабул итү көннәре республикада 2018 елда старт алды. Шуннан бирле татарстанлылар өчен чаралар һәр айның беренче сишәмбесендә бөтен республика буенча үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International