Минзәлә интернат-йортында яшәүче шәхси тонометрга ия булды

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче Геннадий Григорьевич күрү буенча 1 төркем инвалид. Медик-социаль экспертиза нәтиҗәләре буенча тәкъдимнәрне үтәү кысаларында ул техник тернәкләндерү чарасы – үлчәү нәтиҗәләрен тавыш белән әйтә торган медицина тонометры алды. Мондый прибор социаль хезмәт алучыга сәламәтлек торышын күзәтеп торырга һәм үз вакытында медицина хезмәткәренә мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Интернат-йортның өлкән шәфкать туташы Раушания Гәрәева Геннадий Григорьевич өчен дәрес үткәрде һәм прибордан ничек файдалану турында сөйләде.

Социаль хезмәт алучыларның сәламәтлеген саклауга һәм ныгытуга юнәлдерелгән тернәкләндерү чаралары интернат-йортта яшәүчеләргә үзләрен ышанычлы хис итәргә һәм авырган очракта үз вакытында чаралар күрергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International