Зәйдә начар ишетүче кешеләр өчен аралашу клубы ачылды

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Зәй муниципаль районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Саңгыраулар һәм начар ишетүче кешеләр һәм аларның гаилә әгъзалары өчен аралашу клубы» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында начар ишетүчеләр һәм саңгыраулар өчен «Ярдәм» аралашу клубы эшли.

Клубта тематик кичәләр, конкурслар, спорт эстафеталары, педагоглар, психологлар белән дәресләр, юристлар, табиблар һәм башка белгечләр белән очрашулар уза. Кварталга бер тапкыр бәйрәм чаралары, турнирлар, күргәзмәләр, фотоконкурслар, Зәй муниципаль районының һәм Татарстан Республикасының истәлекле һәм тарихи урыннары буйлап экскурсияләр үткәрелә.

Бүгенге көндә клуб әгъзалары арасында 40лап кеше. Клуб җитәкчесе – сурдотәрҗемәче Римма Анатольевна Әхмәтшина.

Еш кына саңгырау һәм начар ишетүче гражданнарга сурдотәрҗемәче ярдәме клубтан тыш та кирәк, мәсәлән, документлар, түләүләр һәм пособиеләр рәсмиләштергәндә, табибларга йөргәндә һ. б. очракларда. Римма Әхмәтшина клуб әгъзаларына бу эштә дә булыша.

Аралашу клубы эше «Шатлык» социаль ярдәм үзәге» коммерциячел булмаган автоном оешмасының 2020 елда социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыруда катнашучы коммерциячел булмаган оешмалар өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантларын алу конкурсында җиңүе нәтиҗәсендә мөмкин булды. Социаль проектны тормышка ашыру начар ишетүчеләргә кирәкле социаль ярдәм алырга, үзләренең иҗади һәм коммуникатив потенциалын тормышка ашырырга, иҗтимагый тормышта катнашырга һәм җәмгыятькә интеграцияләнергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International